Вернуться к Писатели и поэты

Хасанова Айгуль Минибаевна 1990г.р., д. Старый Пинигерь

Родилась 11 марта 1990 в д. Старый Пинигерь. В 2005 г. закончила музыкальную школу с отличием, ходила в вокальные кружки. В 2007 г. окончила Творческую мастерскую по татарскому языку детской научной школы “Фенсар” интеллектуальное созвездие г. Казани. Заняла 2-е место в межрегиональной олимпиаде по татарскому языку. Поет и пишет стихи, печатается в газете “Дуслык”. участвовала во встрече на литературном перекрестке в Ср. Шунях.
А. Хасанова стала победителем межрайонной научно-практической конференции по краеведению на татарском языке с работой «Деревня Старый Пинигерь: прошлое, настоящее, будущее».

Чуалган хисләрем

Ерактагы юллар белән
Очып килдең яныма.
Башымдагы уй — фикерне
Чуалттың син шул чакта.

Көннәрем аяз булганда
Яңгыр күк яудың күктән.
Караңгылык каплаганда
Кояш яктыртты җирдән.

Зәңгәрсу күлләр ярында
Устең чәчәкләр булып.
Җәй көнендә болыннарда
Очтың күбәләк булып.

Узең белән, җилләр белән
Алып киттең күңелне.
Узең шунда юкка чыктың
Чуалтып хисләремне…

2007ел.

 

Тормыш дәвамы

Ерак юллар араларда
Йөри сәлам хатлары.
Мөмкин түгел очрашырга
Тәңрем тормыш дәвамы.

Кат — кат карыйм йолдызларга
Күрәм гомер агышын…
Туган нигез, туган туфрак
Шулмы минем сулышым?!

Карлар ява вак — вак кына
Исә җилләр бураны
Ачы язмыш сукмакларын
Ялгыз үтеп буламы?!

Кояш карый бар җиһанга
Сибеп кайнар нурларын.
Минем күзләр сиңа карый
Сиздермичә ялкынын…

Челтрәп аккан чишмә кебек
Уйлар агыла күккә.
Әйтелмәгән сүзләр кебек
Йөрәгем ярсып тибә.

Яшим җирдә кошлар кебек
Балкып дөнья күгендә…
Ак чәчәкләргә күмелеп,
Тормышым дәвам.

2007ел.

 

Әнкәй

Һәр иртә назлы тавыш белән
Син дәшәсең, әнкәй, иркәләп.
Дөньяда булган бар чәчәкне
Без бирербез сиңа бик теләп.

Күңелеңдә бары изгелек
Син телисен безгә игелек.
Назлы кулың белән чәчтән сыйпап,
Кочагыңа аласын сөенеп.

Әни, бәгърем, дөнья яме син,
Тормыш бүләк иттең безгә.
Шуның өчен бик кадерле син,
Бәхетле без дөнья күгендә.

Без бәхетле, әни, син булганга,
Кошлар кебек сайрый йөзебез.
Бар күңелдән, чын йөрәктән, әни,
Бүген сиңа рәхмәт әйтәбез.

2006 ел, декабрь.

 

Туган авылым — Пенэгэрем!

«Туган ягым — яшел бишек»
Бу сузне һәркем белә…
Туган якны сагынганда
Мәхәббәтләр сибелә…

Су буйлары, чишмәләре
Якын инде һәркемгә.
Ул болыннар, ул басулар
Күңелләргә ямь бирә.

Авылымның урамнары
Керә минем төшемә.
Әти — әни, бала — чагым
Хәтеремдә бүген дә.

Әй, авылым, Пенэгэрем,
Яратамын мин сине!!!
Чөнки синдә туып — үстем
Син миңа бик кадерле!!!

2007ел.

 

Ятим балалар

Язмышларга ни язганын
Бер Ходай гына белә.
Кечкенәдән ялгыз калып,
Балалар ялгыз үсә.

Әти — әнисен сагынып
Сыкрана күңелләре…
«Нигә ташлап киттегез»- дип
Ага кайнар яшьләре.

Күңеле тулы моң, сагыш,
Ник яшәргә дөньяда?!
Янда юк бит газиз кеше-
Юк юатучы ана…

Әтисе дә юк бит аның
һәрчак ярдәм итәргә.
Ни кызыгы бар дөньяның,
Ничек моңа түзәргә?!

Газиз әти — әнисе дә
Ташлады шул баланы…
Ничек үсеп, яшәр диеп
Уйламады шул аны…

Бала күңеле сыкрана,
Кайнар яшь күзләрендә.
«Әти — әни» — дип дәшәргә.
Юк бит якын кеше дә…

«Әти, әни» — дип дәшәргә
Алар гел хыяллана…
Ләкин язмыш явыз бит ул,
Хыяллар сүнә бара…

Бала күңеле сыкрана,
Моң, сагыш күңелләрдә…
Әти — әнисен берничек
Булмый бит күреп кенә…

Балаларның күңелендә
Көн дә саен бер теләк:
Әти — әнисен табарга –
Ләкин нишләмәк кирәк?!

Балалар йортларында
Үсә ятим балалар…
Ник ташладыгыз аларны,
Газиз ата — аналар?!
2007 ел, апрель.

Зверева С. Айгуль Хасанова попала в историю /С. Зверева // Вятско-Полянская правда. – 2007. – 14 апреля. – С.1.